23 нче сентябрь көнне Җәлил гимназиясендә куркынычсызлык айлыгы кысаларында кешеләрне эвакуацияләү булды. Тренировкалар барышында гимназия бинасыннан барлык балаларны һәм хезмәткәрләрне эвакуацияләүне таләп итүче ашыгыч хәл килеп чыккан очракта укучылар, укытучылар, мәктәп администрациясе гамәлләре эшләнде.