Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар үзләренең әти-әниләре белән «Бала-төп пассажир»акциясендә катнашалар. Акциянең максаты-ата — аналарның игътибарын пассажир балаларның куркынычсызлык проблемасына юнәлтү, чөнки балалар-юл хәрәкәтендә иң яклаусыз катнашучылар. Мондый чаралар нәтиҗәсендә ата-аналар юл хәрәкәтендә катнашучы яшьләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны аңларлар дип өметләнәсе килә.