2025 нче елның 23 нче сентябрендә Муртыш-Тамак мәктәбе базасында Бөтендөнья туризм көненә багышланган Сарман районының яшь туристларының күчмә слеты узды. Бу слетның максаты – табигатьне, тарихны, тирә-як мохитне саклауны өйрәнү һәм табигать байлыкларын саклауның яңа юлларын эзләү. Слет катнашучылары беренче ярдәм күрсәтү, киртәләрне узу, маршрутны азимут буенча карта-схемада маршрут схемасы һәм контроль нокталарны күрсәтеп узу осталыкларын сынап карадылар. Шулай ук һәр команданың гид җитәкчелегендә бакыр рудникка бару мөмкинлеге булды.