Бүген Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләре Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында узган «Осталар шәһәре» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкә-күргәзмәсендә катнаштылар.Безнең экспозиция мәйданчыгын мәгариф бүлеге, район мәктәпләре оештырды. Алар мәктәп яны кишәрлекләрендә үстерелгән продукциянең киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин безнең «ишегалдында» булдылар һәм тәкъдим ителгән товарларга югары бәя бирделәр! Ярминкәне әзерләүне һәм оештыруны чын бәйрәмгә әйләндергән һәр мәктәпкә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез!