Мәктәптә бәрәңге җыю эше оештырылды.
Мәктәп укучылары, укытучылар һәм техперсонал чиләкләр, көрәкләр, перчаткалар белән коралланып бәрәңге казыдылар, участокны киләсе сезонга әзерләделәр. Берничә сәгать дәвамында бәрәңге казылды, араланды һәм капчыкларга тутырылды.
Барлык укучылар да зур тырышлык күрсәттеләр! Хәзер уңыш безне генә түгел, ел дәвамында җыелган яшелчәләрдән тәмле ашлар әзерләүче пешекчебезне дә сөендерәчәк. Ашамлыкларның файдалы гына түгел, тәмле дә булачагына ышанабыз! Барлык катнашучыларга тырышлыклары һәм хезмәтләре өчен рәхмәт! Әйдәгез, мәктәбебезне һәм табигатебезне бергәләп кайгыртыйк!