Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының (берләшмәләренең) республика слеты

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

"Патриот" спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү республика үзәгендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә 2025 елның 24-26 сентябрендә Татарстан Республикасы хәрби-патриотик клубларының (берләшмәләренең) республика слеты узды.

Катнашучылар өчен слетның программасы бик бай булды. Бу режиссерның сәхнә куелышы буенча мавыктыргыч лекцияләре, тренинглар һәм дәресләр, танышу һәм команда туплау уеннары, кичке иҗади куелышлар әзерләү, дискотекалар һәм формаль булмаган атмосферада аралашу. Тәнәфес вакытында эзләү хәрәкәте музеенда булдык.

Хәрби-патриотик чаралар «Яшьләр һәм балалар»милли проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International