Сарман авылында Донбасс һәм Новороссиянең Россиягә кушылуы көнендә «Бердәмлектә безнең көч» – дип аталган тантаналы чара узды.
Бу көнне 2022 елда Россия Федерациясе составына Донецк Халык Республикасын, Луганск Халык Республикасын, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кертү һәм Россия Федерациясенең яңа субъектларын төзү турында шартнамә имзаланды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин чарада катнашучыларны истәлекле дата белән котлады.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белдергәнчә, яңа регионнарны Россия составына кабул итү тарихи әһәмияткә ия вакыйга, бигрәк тә бу территорияләрдә яшәүче кешеләр өчен.