Профсоюз марафоны

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

   26 сентябрь көнне Җәлилнең 2 нче урта мәктәбендә чираттагы профсоюз марафоны булып узды.Ул Республикада агымдагы елның апрель аенда старт алды. Анда Ирина Николаевна Проценко Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе, социаль яклау буенча баш белгеч Гафарова Гөлсинә Әсхәт кызы, мәгълүмати эш буенча баш белгеч Галәветдинова Елена Викторовна, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең бүлек җитәкчесе Хәйбрахманова Гөлнара Рәис кызы катнашты. Мәгариф учреждениеләренең 11 командасы үз чыгышларында коллектив килешүнең көчен күрсәтергә тырышты. Безнең педагогларның таланты чиксез. Барлык чыгышлар да югары дәрәҗәдә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International