Бүген Халыкара өлкәннәр көнендә Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 100 яшьтән узган районадашларын: Саклаубаш авылыннан Миңнебаева Бибифатыйма Миңнебай кызын, Илексаз авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улын, Урта Кәшер авылыннан Насыйбуллинаны Нәфисә Нәбиулла кызын, Түбән Ләшәү авылыннан Юнысова Вәсилә Корбангали кызын, Күҗак авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйлев Габделәхәт Гыйльфанетдин улын бәйрәм белән котлады. Шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиевич Гаджиев исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырды.