Октябрьнең беренче көне - Өлкәннәр көне. Бүген Җәлил интернат-йортында әлеге бәйрәмгә багышланган бәйрәм чарасы узды.
Социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән Сарман муниципаль районы Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, шәһәр тибындагы муниципаль берәмлек башлыгы Җәлил Кәримов Рәфыйк Азһәм улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Комаров Рияз Фоат улы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, Сарман районы ветераннар Советы Рәисе Харисов Асыляр Мөнәвир улы, Сарман районының социаль яклау бүлеге Гыйльметдинова Лилия Мирзаһит кызы, «Светводканал» ҖЧҖ директоры Дамир Зөфәр улы Галиев котладылар. Җәлил мәдәният сарае коллективы башкаруында иң яхшы җырлар яңгырады.
Кадерле өлкәннәребез, сезнең көннәр якты һәм игелекле булсын, күңелдә һәрвакыт тынычлык, ә йөрәктә яшьлек хөкем сөрсен!