Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында "Өлкәннәр "көне билгеләп утелде.

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

1 нче октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу изге һәм якты бәйрәм. Шул уңайдан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында «Минем елларым – минем байлыгым» дигән бәйрәм концерты узды, анда педагогик хезмәт ветераннары чакырылды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре башкаруында шигырьләр, җырлар, биюләр яңгырады. Бәйрәм дәвамында кунаклар үз адресларына бары тик сәламәтлек, яхшы кәеф теләп, игелекле сүзләр генә ишеттеләр.Чәй эчкәндә педагоглар үткән елларны искә төшерделәр.. Бу очрашу ветераннар күңелендә җылы истәлекләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International