Октябрь аеның беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә керде.Өлкәннәр көне – безгә чиксез кадерле һәм күркәм бәйрәм ул. Бу көнне безнең ата-аналарыбызга, әби-бабайларыбызга игътибарыбыз аеруча зур.1 октябрь көнне «Сандугач» балалар бакчасында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.Балалар бакчасы мөдире Л.З. Валиева бакчабыздагы өлкәннәрне барлык коллектив исеменнән котлады, аларга хезмәтләре, зирәк киңәш бирә һәм авыр минутта ярдәм итә белүләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде, сәламәтлек, озын гомер, сабырлык теләде. Ә балалар исә өлкәннәргә багышлап шигырьләр сөйләделәр һәм җырлар җырладылар.