Табигатьнең алтыннан киенгән, муллыкка тиенгән чагында без матур бәйрәм - Халыкара Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Бүген, ягьни 1 нче октябрь көнне Кәүҗияк авыл җирлегендә дә бик күркәм бәйрәм булды. Мәктәп ашханәсенә бер-бер артлы өлкәннәр агылды. Бәйрәм хәзрәтебез Карамов Фәниснең изге теләкләре белән башланып китте. Әти-әнине хөрмәтләү, өлкән буынга ихтирам күрсәтү темасына Юнысов Мөдир абый вәгазь сөйләде. Коръәннән сүрәләр укып, әрвахларга дога да кылынды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре шигьри юллар белән бәйрәмне дәвам иттеләр. Укучылар чыгышы да һәркемгә ошады. Бәйрәмгә килүчеләр авыл җирлеге башлыгы Фиргат Әхсән улына, мәктәп директоры Шамил Миннешаех улына, табын әзерләүчеләргә, барлык катнашучыларга, оештыручыларга зур рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф белән таралыштылар.