Көзге өмә безнең мәктәптә узды

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

       Укучылар һәм укытучылар бергәләп мәктәп территориясендә тәртип урнаштыру һәм аны матурлау өчен тырыштылар. Бергәләп чүп-чарны, коры үләнне җыйдылар, чәчәк түтәлләрен тәртипкә китерделәр, мәйданчыкларны, юлларны себерделәр, коелган яфракларны җыештырдылар! Өмәдә катнашучыларның барысы да энтузиазм һәм яхшы кәеф белән эшләде,чөнки уртак хезмәт һәрвакыт шатлык һәм уңай хис-кичерешләр китерә. Яраткан мәктәбебезне төзекләндерүгә өлеш керткән һәркемгә зур рәхмәт! Өмә-җыештыру гына түгел, аралашу, үзеңне зур һәм дус коллективның бер өлеше итеп тою, туган почмагың өчен файдалы эш эшләү өчен дә бик яхшы мөмкинлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International