Алтын юбилярлар

2025 елның 3 октябре, җомга

Бүген Вәлиевләр гаиләсе Равил һәм Гүзәлия бергә гомер итүләренең алтын юбилейларын билгеләп үтәләр. Өлкәннәр ункөнлеген, Ватанны саклаучылар елын һәм «Ныклы гаилә» проектын бәйрәм итү кысаларында Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән юбилярларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Индира Сәхипова котлады. ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, ветераннар Советы Рәисе Асыляр Харисов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова, туганнары һәм якыннары юбилярларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Тату һәм хезмәт сөючән Вәлиевлар гаиләсендә өч бала тәрбияләп үсте, ә бүген алар яраткан 6 оныгының уңышларына сөенәләр. Юбилярларга район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм ныклы сәламәтлек, туганнарының һәм якыннарының озак еллар дәвамында ихтирамлы булуын теләп, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International