Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Җәлил бистәсенен “Аленушка”балалар бакчасы җылылык һәм рухи бердәмлек атмосферасы белән тулды. Хезмәткәрләр, тәрбияләнүчеләр һәм балалар бакчасын тәмамлаган кадерле укучыларыбыз лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарына һәм пенсионерларга хөрмәт йөзеннән бәйрәм оештырдылар. Балалар олыларга хөрмәт һәм мәхәббәт белән тулы шигырьләр укыдылар һәм җырлар җырладылар. «Алдынгылар хәрәкәте» пилот төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр ветераннарга үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк итте. Чара җылы һәм ихлас шартларда узды. Барлык ветераннарны һәм пенсионерларны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм бетмәс-төкәнмәс бәхет белән тулган озын һәм бәхетле гомер телибез!