Бүген Җәлил поселогында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды, анда терлекчелек продукциясенең киң ассортименты, яшелчә һәм җиләк-җимеш, бал һәм камыр ризыклары тәкъдим ителде.
Ярминкәдә Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин булды, ассортимент һәм бәяләр белән танышты.
Ярминкәдә катнашучылар алдында мәдәният сарае коллективы концерт программасы белән чыгыш ясады.