МБГББУ «Җәлил гимназиясе» нең 5 «А» сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Гарипова М.М. җитәкчелегендә Җәлил учкомбинатында күп еллар хезмәт укытучысы булып эшләгән 90 яшьлек Шәяхмәтова Мөнирә Солтан кызының хәлен белештеләр. Балалар аны Өлкәннәр көне һәм якынлашып килүче Укытучылар көне белән котладылар, хуҗалыкта булыштылар, ә алмашка җылы кабул итү һәм чәй эчү алдылар. Мондый очрашулар өлкән буынга игелек, хөрмәт һәм игътибар тәрбияли.