Түбән Чыршылы авылында һәйкәл ачу тантанасы

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

4 октябрьдә Түбән Чыршылы авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга һәйкәл ачу тантанасы булды. Бу мөһим вакыйга каһарманнарыбызның батырлыгы истәлеге кадерле булган һәркемне берләштерде. Чарада сәламләү сүзе белән Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы чыгыш ясады. Һәйкәл төзүдә үз өлешләрен керткән активистларга район Башлыгының Рәхмәт хатларын, истәлекле бүләкләр тапшырды. Ачылу тантанасы Бөек Ватан сугышында һәлак булган герой - якташлар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды. Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улына күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International