Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан Сарман муниципаль районында укытучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм педагогик җәмәгатьчелекнең иң яхшы вәкилләрен бүләкләү тантанасыннан башланды. Югары бүләкләргә районның мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре лаек булды. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф үсешенә зур өлеш кертүе өчен Сарман муниципаль районы Советының Мактау грамотасы белән "Җәлил гимназиясе" МБГББУ директорының административ-хуҗалык өлеше буенча урынбасары А.Н.Кучумова бүләкләнде. МБГББУ "Җәлил гимназиясе" директорының тәрбия буенча киңәшчесе Е.Р. Граханцева аерым танылуга лаек булды, аңа Сарман муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы тапшырылды. Кадерле коллегаларыбызны чын күңелдән лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Аларга ныклы сәламәтлек телибез!