4 нче октябрьдә Бөтендөнья хайваннарны яклау көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хайваннар дөньясына багышланган һәм хайваннарны яклау проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә, шулай ук аларга карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән.Шул уңайдан Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында хайваннарны яклау көненә багышланган «Игелекле куллар» хәйрия акциясе узды. Әлеге акция йортсыз хайваннарга ярдәм итү максатында үткәрелде. Бу чарада катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.