Бүген чөгендер җыю комбайннарында эшләүче экипажлар, шикәр чөгендерен төяүче механизаторлар һәм 2025 елның 3 октябреннән 7 октябренә кадәр шикәр чөгендерен үстерү һәм җыю буенча агрономнар арасында конкурста җиңүчеләр ачыкланды.
Аларның хезмәтенә Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Илнур Хәйдәр улы Салихов бәя бирделәр.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 Төркем
1 урын Фәрхәт Салихов ("Сарман" АФ),
2 урын Ирек Нурисламов ("Сарман" АФ),
3 урын Руслан Миңнемөхәммәтов ("Нөркәй" АФ),
2 төркем
1 урын Рамил Салихов ("Нөркәй" АФ),
2 урын Илфат Шәкүров ("Җәлил" АФ),
3 урын Фаил Мөхәммәтҗанов ("Сарман" АФ),
3 төркем
1 урын Илсур Нурияхмәтов ("Нөркәй" АФ),
2 урын Рамил Мәликов ("Сарман" АФ),
3 урын Данис Гарипов («Җәлил»АФ).