Сөлек авылында яшәүче Миннеев Нәбил Минни улына 95 яшь тулды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин исеменнән тыл хезмәтчәнен юбилее белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев котлады. Котлауларга Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Хуҗина Н.Н.да кушылды.