Дүшәмбе иртәнге линейкада укучылар үзләренең укытучыларын бәйрәм белән котладылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары ата-аналар комитеты исеменнән укытучыларга тырыш хезмәтләре, сабырлыклары һәм балаларны кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде. Чөнки укытучылар белем генә биреп калмыйлар, алар өчен игелек, зирәклек һәм гаделлек үрнәге дә булып торалар.