Бүген мәктәптә "Укучының шәхси гигиенасы" темасына сәламәтлек сәгате узды. Күтәмәле авылы фельшеры гигиена турында дөрес күзаллау формалаштыру, чисталыкка ихтыяҗны үстерү һәм укучыларны шәхси гигиена кагыйдәләренә өйрәтү максатында профилактик әңгәмә үткәрде. Шулай ук укучыларга вакцина профилактикасының мөһимлеген аңлатты.