Безнең балалар бакчасында бәйрәм иртәләре узды. Балалар чарада актив катнаштылар, җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Күңелле конкурслар барышында алар, көзге уңышны җыюда көч сынашып, зирәклек һәм җитезлекләрен күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә һәм яшьтәшләре арасында дуслыкны ныгыта.