Бүген 2025 елның 8 октябрендә безнең гимназиядә РФС төбәк методисты Закиров Ранис Рәис улы булды. "Мәктәптә Футбол" проекты кысаларында ул 2 нче Б сыйныфында футбол дәресе үткәрде. Балалар дәрестә актив һәм зур теләк белән катнаштылар. Гимназиядә футбол яраталар, футбол белән шөгыльләнүче балалар бик күп. Бүгенге көндә гимназиянең футбол командасы физик культура укытучысы Якупов Рәмис Рамил улы җитәкчелегендә районның иң яхшы командаларының берсе санала, ул гимназиядә проектның кураторы булып тора. Барысы да афәрин!