Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар "Алдынгылар" хәрәкәтенә кушылдылар.

2025 елның 10 октябре, җомга

Бүген Җәлил җистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, тантаналы рәвештә, «Алдынгылар" хәрәкәтенә кушылдылар.Җәлил бистәсенең 2 нче санлы урта мәктәбе "Алдынгылар" хәрәкәте активистлары балаларны шушы истәлекле көн белән котладылар, алда аларны күп кенә онытылмас вакыйгалар көтәчәгенә ышаныч белдерделәр. Балаларның күкрәгенә символикалы значок беркеттеләр һәм эш дәфтәрләре тапшырдылар. Шулай ук флешмоб күрсәттеләр. Балаларны  котлыйбыз! Беренче булу-үрнәк булу, үзең һәм янәшәдәгеләр өчен җаваплы булу, беренче булу-алда булу, дигән сүз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International