Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2025 елның 12 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!  Сезне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм! 

Авыл хуҗалыгы илебез икътисадының һәрвакыт мөһим тармагы булды һәм булып кала, аны үстерүгә Россия Президенты В.В. Путин зур игътибар бирә. Тармакның тотрыклы үсеше һәрберебезнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә реаль өлеш кертә.

Бу бәйрәм көнендә сезгә тынычлык һәм иминлек, ныклы сәламәтлек телим. Эш һәрвакыт рәхәтлек китерсен, җир мул уңыш белән сөендерсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International