8 октябрь көнне Сарман районы мәдәният йортында «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең зона этабы матур төсләр белән чәчәк атты. Азнакай, Минзәлә, Мөслим, Ютазы һәм Сарман районнарыннан 629 талант күпкырлы Татарстан мәдәниятен данлаучы 70 номер тәкъдим итте. Катнашучыларның һәм тамашачыларның күңелләрен Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гүзәл Рифкать кызы Гәрәеваның сәламләү сүзе җылытты. Барлык коллективлар һәм катнашучылар фестивальның дипломнары белән бүләкләнделәр. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча сайлап алу зона турларының иң яхшы коллективлары фестивальнең гала-концертында чыгыш ясаячак, ул Казанда 4 ноябрьдә узачак. Чараны оештыручылар-ТР Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты. Фестиваль, кыйммәтле муенса кебек, ел саен Татарстан халыкларын бергә җыя, аларның рухи бәйләнешен ныгыта һәм мәдәниятләрнең үзара баетуына, күпмилләтле мирасны саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә.