Зирәклек, игелек һәм яктылыкның туксан еллыгы - нәкъ менә шушы матур датаны Җәлил поселогында яшәүче хөрмәтле Әминә Шәеховна билгеләп үтте. Аңа тирән ихтирам һәм рәхмәт йөзеннән Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мунавирович Хөснуллин исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Юбилярны әлеге тантаналы көн белән котларга «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Рафик Азгамович килгән иде. Ул Әминә Шәеховнага чын күңелдән рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм күп еллар бәхетле гомер теләде.
Әминә Шәеховна озын һәм бәхетле тормышының нигезе булып аның зур гаиләсе тора.
Без барлык котлауларга кушылабыз һәм Әминә Шәеховнага чын күңелдән иминлек, һәр яңа көндә күңел тынычлыгы һәм шатлык телибез. Аның тормышы бәхетле мизгелләр, туганнарының чиксез мәхәббәте белән тулып торсын!