13 нче октябрь көнне 2 нче санлы Җәлил урта мәктәбендә Юнармия йорты ачылды. Кунаклар, юнармия балалар оешмасы активистлары чакырылды. Балалар кунаклар һәм яшь армиячеләр өчен строевой күрсәттеләр. «Җәлил гимназиясе» МБГББУ укучылары да Юнармия йортын ачуда актив катнашты.