Сарманда Татарстанның яшь комбайнчылары ярышты

2025 елның 17 октябре, җомга

Бүген Сарман аграр көллиятенең машина-трактор паркында яшь комбайнчыларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз»17 нче республика конкурсы узды. Сарман районы данын Карашай–Саклау авылыннан «Нөркәй» агрофирмасы комбайнчысы Булат Сафин яклады.

Конкурста катнашучыларны Сарман районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов, Казан дәүләт аграр университетының инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин, Сарман районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Николай Сахуриев сәламләделәр. «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика проекты координаторы, «Татарстан» ДТРК «Россия-24» телеканалында «Агробизнес» программасының авторы һәм алып баручысы Дмитрий Второв. Аннары Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгырады. Ярышларның баш хөкемдары - Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтының гомуминженерлык дисциплиналары кафедрасы мөдире Геннадий Пикмуллин кагыйдәләрне аңлатты. 
Шуннан соң конкурста катнашучылар тест биремнәрен чишүгә керештеләр. Аннары ашлык җыю комбайннары узелларында һәм агрегатларында төзексезлекләрне ачыклаудан гыйбарәт практик өлеш башланды. Аннары комбайнчыларны «Сарман» кинотеатрында фильм карау һәм район мәдәният йортында мәдәни программа көтә. Иртәгә шунда ук җиңүчеләрне хөрмәтләү булачак.

Конкурс «Профессионалитет» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International