Бүген бакчкабызда оештырылган «Көзге ярминкә» иҗат конкурсына йомгак ясалды. Конкурста күп кенә гаиләләр актив катнашты. Тәкъдим ителгән барлык эшләр дә кызыклы, оригиналь һәм эстетик яктан зәвыклы итеп эшләнгән иде. Жюри әгъзалары катнашучыларның иҗади якын килүенә, фантазиясенә һәм осталыгына аерым игътибар итте. Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз! Барлык катнашучыларга да активлыклары өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!