Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә Әтиләр көнен билгеләп үтәләр. «Сандугач» балалар бакчасының әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр әтиләренә күңелгә үтеп керердәй җылы эчтәлекле котлаулар һәм үз куллары белән ясалган бүләкләр әзерләделәр. Без әтиләребез белән горурланабыз, чөнки нәкъ менә сез булганга балалар үзләрен ышанычлы һәм бәхетле хис итә. Балаларыгызга көн саен бүләк иткән җылыгыз өчен рәхмәт сезгә!