Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның Әтиләр көне белән котлавы

2025 елның 19 октябре, якшәмбе

Россиядә 2021 елдан башлап мөһим гаилә бәйрәме – Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 2021 елның 4 октябрендәге Указы белән рәсми рәвештә билгеләнгән Әтиләр көне билгеләп үтелә. 

Ул гаилә институтын ныгыту һәм балаларны тәрбияләүдә ата булуның әһәмиятен арттыру максатыннан оештырылган һәм октябрьнең өченче якшәмбесендә бәйрәм ителә.

Үз гомерендә ата булу бәхетен татыган, балаларына мәхәббәтен белдергән, яннарында әтиләренең нык җилкәсен, ышанычлы яклавын һәм ярдәмен тоярга мөмкинлек биргән барлык ир-атларны әтиләр көне белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим.

Һәр ир-атка гаилә учагының җылысын табып, бәхетле ул-кызлар үстерергә насыйп булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International