Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Юлларны ремонтлау - район инфраструктурасын үстерүнең төп юнәлешләреннән берсе. Яңа юллар төзелә, район үзәген авыллар һәм башка шәһәрләр белән тоташтыручы юллар ремонтлана, урамнарыбыз үзгәрә.
Кышын һәм җәен, табигать шартлары нинди генә булмасын, сез үзегезгә куелган зур бурычларны үтәү өчен бөтен көчегезне куясыз, кешеләр файдасына эшлисез.
Районның юл челтәрен үстерүгә һәм халыкның яшәү шартларын яхшыртуга керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Тармак ветераннарына аерым ихтирам сүзләре.
Бәйрәм көнендә барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык һәм иминлек телим.