Иртән балалар бакчасына барган сабыйларны күреп, кайберәүләр кайчакта көнләшеп тә куя торгандыр. Хәзер пешекче апалары аларны телеңне йотарлык ботка, хуш исле какао белән сыйлаячак.
Балалар: "Бакчада манный да, запеканка да өйдә әни пешергәннән дә тәмлерәк! Моның сере нәрсәдә соң?-дип сорадылар.
- Бөтен күңелебезне биреп, сабыйларга ошасын, үсеп килүче организмга файдалы булсын, дип тырышып пешергәнгә, ашлар шулай тәмле буладыр, - дип елмая "Тәмле" һөнәр иясе Лилия Григориевна.
Әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күнел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңларыгыз имин булсын. Йортыгызда иминлек, гаиләгездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен.