20 нче октябрь көнне «Җәлил гимназиясе» ндә мәктәпкәчә ата-аналар җыелышы булып узды. Чарага барлык сыйныф укучыларының ата-аналары, сыйныф җитәкчеләре, мәктәп администрациясе вәкилләре җыелды. Балалар куркынычсызлыгы һәм өлгереш мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Җыелышта гимназия директоры Г.Н. Булатова чыгыш ясады, арадаш аттестациягә кагылышлы сораулар белән директорның уку эшләре буенча урынбасары Р. Ф. Миңнәхмәтова чыгыш ясады. Профилактик әңгәмә белән шулай ук өлкән дәүләт инспекторы, полиция майоры Р. Р. Шәмсиев һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Р. И. Вильданова чыгыш ясады. Интернет- мошенниклык, юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту, урлау һәм хулиганлык, дропперлык, җинаять һәм административ җаваплылык сораулар да күтәрелде. Моннан тыш, педагог-психолог гимназиядә уза торган социаль-психологик тренинглар турында сөйләде. Әти-әниләр фикер алышуларда актив катнаштылар, педагоглар коллективына сораулар бирделәр.
Гимназия укучылары зур булмаган концерт белән чыгыш ясадылар. Концерт укучыларның үз Ватаннарына булган тирән мәхәббәтен күрсәтте.
Җыелыш катнашучылар арасында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыруга һәм имин белем бирү киңлеген булдыруга юнәлдерелгән конструктив диалог белән тәмамланды.