"Җәлил гимназиясе"ндә "Мәктәп бизнес-старты" Республика проектының беренче этабы булып узды

2025 елның 20 октябре, дүшәмбе

20 нче октябрь көнне "Җәлил гимназиясе" ндә "Мәктәп бизнес-старты" Республика проектының беренче этабы булып узды. Чарада 6 нчы класс укучылары катнашты. Беренче этап кысаларында балалар команда эше нигезләрен үзләштерделәр, бизнес-планнар төзергә һәм инновацион идеяләр Булдырырга өйрәнделәр. Тәнкыйди фикерләүне һәм креативлыкны үстерүгә аерым игътибар бирелде.Сайлап алу нәтиҗәләре буенча, иң яхшы эшкуарлык сыйфатларын күрсәткән укучылар проектның икенче этабында катнашырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International