Бүген авыл җирлеге, клуб һәм китапханә хезмәткәрләре Ләшәү Тамак авыл башына 70 төп чыршы агачы утырттылар. Урман технигы Гарифуллин Дамир Дөлфекар улы да катнашты
Карашай- Саклау балалар бакчасында чын табигать сөюче балалар,алар кошлар турында кайгырталар. Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлар - табигать сакчылары. Кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр. Шуның өчен без кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга тиешбез