Бүген " МБГББУ “А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе"ндә укучыларның көндәлек тормышында яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануның мөһимлегенә багышланган тематик класс сәгатьләре узды. Чара «Засветись» дип аталган Бөтенроссия акциясе кысаларында оештырылды.
Дәресләр вакытында укучылар яктылыкны кире кайтаручы элеменьларның әһәмияте һәм өске киемдә, рюкзакларда чагылдыргыч наклейкаларны һәм аксессуарларны дөрес урнаштыру ысуллары турында белделәр.
Педагоглар укучыларга яктылыкны кире кайтара торган детальләрнең юлларда, бигрәк тә, тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар һава шартларында балаларның куркынычсызлыгын арттыруы турында җентекләп сөйләделәр.