Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Айрат Минәсхәт улы Бакиров һәм аның томыш иптәше белән очрашты. Айрат Минасхәт улы Сарман үзәк район хастаханәсендә табиб булып эшли, әмма йөрәк чакыруы буенча махсус хәрби операция зонасында егетләребезне беренче ел гына коткармый. Чәй эчкәндә Фәрит Мөнәвир улы һәм Айрат Минасхәт улы дулкынландыргыч мәсьәләләр турында сөйләштеләр, ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.
Шулай ук Фәрит Мөнәвир улы Айрат Минәсхәт улын 50 яшьлек юбилее белән котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды, ныклы сәламәтлек һәм бетмәс-төкәнмәс энергия теләде.