"Патриотизм" атналыгы

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Патриотик тәрбия һәм "Патриотизм" атналыгы кысаларында Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта белем бирү мәктәп укучылары хатлар яздылар, рәсемнәр ясадылар һәм СВО катнашучыларына кирәкле әйберләр җыю өчен "Солдатка ярдәм ит" хәйрия акциясе игълан иттеләр.

Педагогик коллектив һәм укучыларның уртак тырышлыгы белән үлән чәе җыелды һәм пакетларга тутырылды.

Боларның барысын да СВО катнашучылары өчен гуманитар ярдәм үзәгенә җибәрәчәкбез.

Мәктәбебезнең коллективына, ата-аналарга һәм укучыларга мондый игелекле эштә активлык күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт. Без бергә - көч,без бергә - җиңәчәкбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International