Хөрмәтле автомобиль транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.
Без автомобильләргә шулкадәр күнектек ки, кайвакыт аларның әһәмияте турында уйланмыйбыз да. Шул ук вакытта районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә, нефть, сәнәгать, төзелеш тармакларында көн саен районның социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүче йөзләгән машина йөртүче намуслы хезмәт куя.
Транспорт тармагы ветераннарына аерым рәхмәт белдерәм. Сезнең һөнәргә тугрылыгыгыз һәм осталыгыгыз автомобильчеләрнең яшь буыны өчен лаеклы үрнәк булып тора.
Безнең тормыш – өзлексез хәрәкәт, һәм без барыбыз да транспорт һәм юл белән бәйле. Бу бәйрәм профессионалларны һәм һәвәскәрләрне берләштерә. Барлык автомобильчеләргә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, ышанычлы техника һәм бәхетле юллар һәм тынычлык телим.