Күтәмәле мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәләр. Алар үлән чәенең чираттагы партиясен әзерләделәр, шулай ук җиләк-җимешләр киптереп әзерләделәр. Бүген Ватанны саклаучыларыбызга мондый ярдәм күрсәтү бик мөһим. Безнең фикеребезчә, акциянең асылы матди ярдәм күрсәтүдән генә тормый, солдатларның сугышчан рухына ярдәм итү дә мөһим, чөнки сине туган илеңдә, туган җиреңдә кешеләрнең хәтерләвен белү һәрчак күңелне җылыта. Безнең бу вакыйгаларның мөһимлеген тоясыбыз, киләчәк Җиңү шатлыгын уртаклашасыбыз килә. Чәй һәм кипкән җиләк-җимешләр "Бердәм Россия"партиясенең җирле бүлегенә тапшырылды.