Күтәмәле мәктәбендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм йөзеннән «Игелек ярминкәсе» үткәрелде. Ярминкә өстәлләре пироглар, печеньелар, кекслар һәм балаларның үз куллары белән эшләнгән эшләнмәләр белән тулган иде. Балалар сату гына түгел, үз товарларын мактап, сатып алучыларны да җәлеп иттеләр. Сәүдә җанлы барды-өстәлләр янына чиратлар тезелде, ә әзерләнгән сыйлар үз сатып алучыларын бик тиз таптылар. Балалар, укытучылар, ата-аналар сатып алучылар ролендә актив катнаштылар. Балаларның бу акциягә нинди ярату һәм җаваплылык белән әзерләнүләре күренеп тора иде. Алар һәр сатылган товарга шатландылар, шуның белән Җиңүгә өлеш кертүләрен аңладылар. Алынган акчага теш пастасы һәм щеткалар сатып алынды һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегенә тапшырылды.