Кечкенә төркем балалары "Яңгыр ява" дигән темага традицион булмаган алым белән рәсем ясадылар. Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә, үзенең рәсеме белән соклану хисе туа. Рәсем шөгыле кызыклырак үтсен өчен эшне төрле формада, кызыклы темаларга үткәрергә тырышабыз. Ижат бала өчен нәтиҗә түгел, ә процесс. Чын күңелдән әйтелгән мактау сүзләре балага үзен иҗади яктан күрсәтергә ярдәм итә.