Безнең бүген зурлар төркемендэге балалар тантаналы рәвештә "Беренчеләр хәрәкәте" гомумироссия иҗтимагый-дәүләт балалар хәрәкәтенә керделәр.
Оештырылган чара җылы, дус атмосферада узды. Балалар матур итеп чыгыш ясадылар. Һәрбер бала үзен зур команданың бер өлеше итеп тойды.
"Беренчеләр хәрәкәте"нең җитәкчесе Эльмира Хайдаровна
тантанада балаларга истәлекле значоклар, эш дәфтәрләре тапшырды.
Хәзер балалар үзләренең һәр яклап үсешенә һәм патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итә торган, чараларда , төрле акцияләрдә, проектларда актив катнаша алачак. Балаларга бердәм, актив, яңа белемнәргә омтылувын теләп калабыз.
#движениепервых.рт