Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Алёнушка" балалар бакчасы республикакүләм үткәрелүче "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсының 2 нче этабында катнашты. Эксперт комиссиясе ата- аналар белән уртак эш оештыруны, тәрбияләнүчеләрнең икенче дәүләт телен үзләштерүдә педагоглар эшчәнлегенең гомуми нәтиҗәләрен бәяләде. "Алёнушка" балалар бакчасына бу бәйгедә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!